"Балаларга сугыш турында укыйбыз"
Тауасты Байлар авыл китапханәсе дә "Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясенә кушылды. Акциянең максаты: сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Балалар белән Бөек Ватан сугышының дәхшәтле мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләрне укуны оештырдык. Китап укучылар Бөек Җиәүнең нинди югалтулар белән яулануы, тылдагы авыр хезмәт, сугыш чоры балалары тормышы турында белделәр. Утлы еллар рухында язылган хикәяләр баралар йөрәгенә үтеп керде. А.Алишның "Килделәр", И.Газиның"Аңа", Г.Бәшировның "Үч" хикәяләрен уку оештырылды. Ш.Мостафиннын "Ядрәләрне эреткән йөрәкләр" китабына күзәтү ясалды. Бу акциянең яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле бик зур.