Центральная библиотека

"Карга боткасы"

1 нче май көнне Бикбау авылында "Карга боткасы" булды. Балалалар белән элекеге йолаларны искә төшереп, йомыркалар, тоздыр, ярмадыр җыйдык. Шулай итеп безнең Карга боткасы пеште, күмер самоварында гөжләп чәй кайнап утырды. Җыелган халыклар белән төрле уеннар уйнадык, биюләр, җырлар җырланды. Ә ботканы кара карга казан асып пешерде. Барча балалар да, зурлар да тәмләп ботканы ашадылар, чәй эчтеләр, рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр.