"Тукай əкиятлəре иленə сəяхəт"
2 май көнне Югары Юшады авылы китапханəсендə "Əкият сөючелəр" берлəшмəсенең "Тукай əкиятлəре иленə сəяхəт" исемендəге чираттагы очрашу булды. Укучы балалар бөек Г.Тукайның тормыш юлы, ижаты белəн таныштылар. Соңыннан танылган "Шүрəле", Кəжə белəн сарык", "Су анасы" əкиятлəрен кычкырып укыдылар. Аннары белемнəрне ныгыту өчен викторина сорауларына жавап бирделəр. Катнашты 6 бала.