Центральная библиотека

"Без Тукай оныклары"

Кадрәк авыл китапханәсендә Г.Тукай көннәре азагына якынлашты. Бүген, 27 апрельдә Кадрәк мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары "Без Тукай оныклары" дип аталган бәйрәмгә килделәр. Тукайның иҗаты һәм әкиятләре буенча викторинада көч сынашып үзләренең белемнәрен баеттылар. Шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар." Рәсемнәрдә Тукай иҗаты"дип исемләнгән рәсем конкурсына йомгак ясалды. Һәрвакыт намуслы, кыю, гадел һәм тәрбияле булып калуларын теләдек. Бәйрәмнең азагында балаларга мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.