Центральная библиотека

"Габдулла Тукай - милләтебезнен йөзек кашы"

26 нчы апрель көнне Тат.Мөшеге авылы мәдәният йортында Габдулла Тукай туган көненә багышлап "Габдулла Тукай - милләтебезнен йөзек кашы" исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Авыл китапханәсендә иҗатына һәм тормышына багышлап китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар башкардылар. 4 нче класс укучылары "Кәжә белән сарык" әкиятен сәхнәләштерделәр. Шагыйрьнең төрле өлкәдәге иҗаты һәм тормышы белән якыннан таныштык.