"Безнең Тукай бабабыз"
25 апрель көнне Югары Тәкермән китапханәсе балалар бакчасы һәм мәктәп белән бергәләп "Шатлык" балалар бакчасында "Безнең Тукай бабабыз" дигән балалар иртәсе үткәрделәр.
Максаты: балаларда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай турындагы белемнәрне киңәйтү, шагыйрьнең әкиятләре, шигырьләре аша кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.
Чара барышында китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы белән, ә 1 сыйныф укучылары шигырьләре белән таныштырдылар.