"Тукай иленә сәяхәт"
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайга 132 ел. Шул уңайдан Кадрәк авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Җәмәк балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч класс укучылары катнашында бәйрәм уздырды. Балалар Тукайның иҗаты белән таныштылар. Шигырь конкурсында осталыкларын күрсәттеләр. Рәсем конкурсында катнаштылар. "Тукай иленә сәяхәт" исеме астында күчмә күргәзмә әшләде. Китапханәче Тукайның китаплары белән таныштырды. Һәрвакыт шәфкатьле, гадел, кыю булырга кирәклеге турында сөйләде.