"Безнен йөрәктә син Тукай"
23 нче апрельдә Тат. Мөшеге китапханәсе бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышлап Рус. Мөшеге авыл клубында кучмә китапханә оештырды. "Безнен йөрәктә син Тукай" дип исемләнгән китап күргәзмәсе булдырылды. Балалар шагыйрьнең әсәрләрен укыдылар, җырларын башкардылар. "Күңелем Тукай белән сөйләшә" исемле викторина узды. Балалар бик матур чыгыш ясадылар.