Центральная библиотека

Шигырь кичәсе

22 апрельдә Габдулла Тукай туган көненә багышланган декада кысаларында Бикбау авылы китапханәсендә балалар өчен шигырь кичәсе үткәрелде. Газетдинова Адилә балаларга язылган "Шүрәле" балетын бик матур итеп башкарды. Фахретдинова Зәринә белән Адилә бала hәм кубәләк рольләрен оста уйнадылар. Балалар Тукай әкиятләре геройларын - Су анасын, кубәләк hәм урман шүрәлесе рәсемнәрен ясадылар, Г.Тукай әкиятләрен, шигырьләрен бик яратып укыдылар hәм тынладылар.