Центральная библиотека

Минзәләдә Венера Мәҗитова белән очрашу булды

Бүген,12 апрель көнне, үзәк китапханәнең уку залында Башкортстан язучысы Венера Мәҗитова белән күңелләрне җылытырлык күркәм очрашу булды. Венера Мәҗитова бик күп китаплар авторы, "Кызыл таң" газетасының Илеш, Чакмагыш районнары буенча үз һәбәрчесе. 2009нчы елдан Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы. 2017нче елда Татарстанның Журналистика һәм массмедиа өлкәсендәге "Бәллүр каләм" бәйгесенең "Туган тел" номинациясе җиңүчесе. Очрашуга Актаныш районы Байсар авылыннан килгән кунак Фәрхиева Гөлфирә ханым үзенең матур җырларын башкарды.