Центральная библиотека

"Кошлар - иң якын дуслар"

5 апрельдә Кадрәк авыл китапханәсендә "Кошлар - иң якын дуслар" дигән тәрбия сәгате узды. Кадрәк мәктәбенең башлангыч класс укучылары белән кошлар,"Кызыл китап" турында мавыктыргыч сөйләшү булды. Кошларга багышланган табышмаклар, башваткычлар әйтелде. "Тапкырлар бәйгесе", "Кайсы кош икәнен билгелә", "Кем күбрәк белә", "Әйтеп бетер", " Буталган сүзләр" һәм башка уеннарда катнаштылар. Укучылар үзләренә бик күп мәгълүмат алдылар. Рәсем конкурсына да йомгак ясалды. Авыл китапханәсендә "Балалар китабы" атналыгы тәмамланды. Укучыларга актив катнашканнары өчен грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. "Кошлар кайта туган якларга" исемле күргәзмә төзелде. Балалар күргәзмә белән якыннан таныштылар.