"Китап битләрендә яз сулышы"
29 мартта Кадрәк авыл китапханәсендә балалар китабы атналыгы дәвам итте. "Китап битләрендә яз сулышы" исемле күргәзмә төзелде. Балалар белән яз турында сөйләштек. Язга багышланган шигырьләр укыдык, кроссвордлар чиштек. Табышмакларга җаваплар таптык. "Яз кайда кышлый" китабы белән таныштык. Шул исемдәге әкиятне укыдык.