"Табигать дөньясына китап аша"
26 март көнне Тауасты Байлар авыл китапханәсендә "Табигать дөньясына китап аша" дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Күргәзмә экология белән кызыксынучы укучылар өчен тәгаенләнгән. Биредә әйләнә-тирәнең кеше сәламәтлегенә йогынтысы, әйләнә-тирә мөхиткә карата булган хисләрен үзләренең иҗат җимешләрендә күрсәткән язучыларыбызның әсәрләре белән танышып була.