Центральная библиотека

Нәүрүз бәйрәме

21 март көнне Әтрәкле китапханәсендә балалар белән Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. 2 командага бүленеп, ("Ромашка" һәм "Умырзая") балалар яз турында бик күп информация тупладылар, күп китап алдылар. Җырлар, шигырьләр, уеннар уйналды. Әлбәттә дуслык җинде. Соңыннан коймаклап чәй эчтек. Балаларга призлар бирелде.