"Чишмәләрне саклыйк"
Югары Тәкермән авыл китапханәсе һәм Югары Тәкермән мәктәбенең 4 сыйныф җитәкчесе Шиабетдинова Н.Г. бүген 16 март көнне "Чишмәләрне саклыйк" дигән әңгәмә үткәрделәр.
Әңгәмәнең максаты: авылыбыз чишмәләре, аларның атамаларының килеп чыгышы турында мәгьлумат бирү, туган төбәкне ярату, аның белән горурлану хисе тәрбияләү.
Әңгәмә вакытында авыл чишмәләре турында сөйләнде. Аларга атамаларның юкка гына бирелмәве, чишмәләрнең тарихы барлыгы, һәр чишмәнең үз моңы, үз агымы, үз юлы барлыгы аңлатылды.