"Фоат Садриев - авыл тормышы җырчысы"
10 нчы март көнне Тат.Мөшеге авыл китапханәсендә язучы Ф.Садриев туган көне уңаеннан "Фоат Садриев - авыл тормышы җырчысы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучыларга аның китаплары тәкьдим ителде. Шулай ук күчмә китапханә буенча Нургалиева Рәмзия апага А.Әхмәтгалиева, Ә.Ситдикова, З.Кадырова китапларын тәкьдим иттем. Ханова Зөлфирә апа "Казан утлары", "Идел", "Түгәрәк уен" журналларын яратып кабул итте.