"Гаилә җылысы- хатын-кыз кулында"
8 Март, Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, Әтрәкле китапханәсендә "Гаилә җылысы- хатын-кыз кулында" дигән китап күргәзмәсе куелды. Хатын-кызлар тарафыннан, иң яратылып укыла торган китап, журналлар тәкъдим ителде. Авылыбызның ял паркында авыл җирлеге, мәдәният йорты, мәктәп белән бергә ярминкә оештырылган җирдә концерт программасы, Язны каршы алу тамашасы күрсәтелде.
Чарада 15 бала, 13 өлкән кеше катнашты. Тамашаны карарга ярминкәдә 80гә якын кеше бар иде.