Центральная библиотека

Халыкара хатын-кызлар көне

Күкләрнең бизәге-ал кояш,
Тормышның чәчәге хатын-кыз!
Карашы кояштай нур сипсә,
Мизгелдә су була карлы боз.
Җан нуры йөрәккә тоташа,
Җыр аша,моң аша,сүз аша,
Хатын-кыз елмайса,балкыштан
Сукырның күзе дә камаша!
8 март көнне Усай авылында халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды. Уен көлкеле, җыр-биюле бу чара һәркемнең күңелен матур хисләр белән чорнады. Бәйрәм уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды.