"Я вновь открываю Л.Толстого"
6 мартта Кадрәк авыл китапханәсе "Я вновь открываю Л.Толстого" акциясенә кушылды. Кадрәк мәктәбендә авыл китапханәчесе 1-4 класс укучыларын Л.Толстойның биографиясе, иҗаты, китаплары белән таныштырды. Авторның әкиятләре, хикәяләре, мәсәлләре, укылды. Укучылар Толстойның әсәрләре гадел, төгәл һәм намуслы булырга өйрәтә дигән нәтиҗә ясадылар.