"Аҗаган"
23 нче февраль көнне Бикбау авылы мәдәният йорты каршында Ватанны саклаучылар көненә карата "Аҗаган" уены уйнадык. Бу уенны мәдәният йорты хезмәткәрләре белән китапханәче Нуруллина бергәләп оештырдык. Төрле сугышчан уеннар: разведкага бару, яшерелгән мина, эзләу, мишеньга ату, шуышып барып дошманны кузәту, яраланган солдатларга беренче ярдәм күрсәтү, бик күп төрле уеннар уйнатылды. Ике команда уйнады. "Җитезләр" һәм "Бөркет" командалары, һәр команда да 6 шар уенчы катнашты. Бердәмлек җинде. Һәр уенчыга төрле номенацияләр буенча, жюри күзәтүе аша дипломнар бирелде. Жюри Валиев Дамир уенчыларга дипломнар тапшырды. Уеннан соң мичтә пешкән кабыклы бәрәңге, суган, коймак, чәй белән балаларны сыйладык. Уенда 8 бала, 4 зурлар, 10 көч биреп торучы катнашты.