"Тел турында җыр"
22 февраль көнне Югары Тәкермән китапханәсе Түбән Тәкермән клубы белән берлектә "Тел турында җыр" исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Китапханәче "Туган телем, иркә гөлем" дигән китап күргәзмәсен алып барды.
Кичәдә авылда һәм районда яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштырдык, шигырьләрен укыдык. Тамашачылар Сәхия Федотова, Инзилә Галиуллина, Рузилә Сафарова, Инсия Асыггәрәева шигырьләре белән таныштылар, ә Гүзәлия Исламова кичәдә иҗаты белән үзе таныштырды. Шигырьләр җырлар белән үрелеп барды. Гөлназ Гәрәева, Рәсимә һәм Илсур Асхамовлар, Юшадыдан ук килгән Наталия белән Асаф үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды. "Ак калфак" ансамбле башкарган җырга зал да кушылды. Кичәне Гөлназ Гәрәева белән Әлфия Хаматшина алып барды.