Центральная библиотека

"Телне каләм саклый"

21 февральдә Кадрәк авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Телне каләм саклый" исемле әдәби кичә узды. Безнең җирлек күп милләтле. Һәркайсының үз теле, үз гореф-гадәте. Милләте төрле булса да дус, тату яши. Кичәнең төп максаты нәкъ менә шуны күрсәтү иде. Татар теле, аның киләчәге турында татар теле укыткан укытучы Фәридә апа Нәҗмиева сөйләде. Төрле телдә җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде. Мәкальләр, табышмаклар әйтелде. Кичә Г. Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җыры белән тәмамланды.