"Туган телем-очар канатым"
21 нче февраль - халыкара Туган тел көне уңаеннан, Әтрәкле китапханәсенә, "Кояшкай" балалар бакчасына йорүче балалар кунакка килде. Алар өчен "Туган телем-очар канатым" дигән китап күргәзмәсе куйдым. Телебезнең матурлыгы, байлыгы турында төрле язучыларнын язмалары белән бергә яңа китапларга да күзәтү үткәрдем. Соңыннан, халык уеннары булган, “кулъяулык салыш", "сукыр тәкә" уеннарын уйнадык.