Центральная библиотека

"Җырым белән җиңдем дошманны"

18 февраль көнне Дәвек авыл китапханәсендә (Сахабутдинова Г.Х.) клуб белән берлектә (зав. клуб. Шайхетдинова А.Ф.) "Җырым белән җиңдем дошманны" исемендәге искә алу кичәсе уздырдык. Кичәдә Муса Җәлилнең шигырьләрен балалар яттан сөйләделәр, җырладылар. Шулай ук шагыйрьнең биографиясенә кагылган сораулар буенча викторина да уздырылды. Муса Җәлилнең китапларына күргәзмә оештырылды