Центральная библиотека

"Исемнәре кайтты туган якларга"

14 февральдә Кадрәк авыл китапханәсендә "Исемнәре кайтты туган якларга" дип аталган әдәби - кичә узды. Кичәдә Кадрәк мәктәбенең башлангыч класс укучылары катнашты. М.Җәлил һәм җәлилчеләрнен батырлыгы турында мәгълүматны балалар кызыксынып тыңладылар. Кичәнең икенче өлешендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр. Алып килгән рәсемнәргә йомгак ясалды. Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Күргәзмәдәге китаплар белән дә якыннан таныштылар.