"Әкият иленә сәяхәт"
31 январьдә Кадрәк авыл китапханәчесе Жәмәк балалар бакчасында "Әкият иленә сәяхәт" дип исемләнгән иртәнге бәйрәм уздырды. Балалар белән әкият иленә сәяхәт иттек. Балалар төрле кызыклы сорауларга, табышмакларга жавап бирделәр. “Аю баласы Әппәс", " Мактанчык куян" әкиятләрен кычкырып укыдык. Балаларга бер вакытта да саран, мактанчык булырга ярамаганлыгын анлаттык. Г.Тукай әкиятләрендәге геройларның рәсемнәрен буядылар. Әдәби -лото жыюда да олгерлек күрсәттеләр. "Әкият иленә сәяхәт" исемле күчмә күргәзмәдәге китаплар белән якыннан таныштылар. 5 бала 5 олы кеше катнашты.