"Сугыш кайтавазы"
31 январьдә Кадрәк авыл китапханәчесе Җәмәк башлангыч мәктәбендә "Сугыш кайтавазы" исеме астында батырлык дәресе уздырды. Бу дәрес Сталинград һәм Ленинград сугышында күрсәтелгән батырлыкка багышланды. Укучыларга канкойгыч сугыш турындагы материаллар тәкъдим ителде. Шулай ук "Сугыш кайтавазы" исемле күргәзмә әшләде. Балалар күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар. Аларның кызыксындырган сорауларына җаваплар бирелде. 5 бала 4 олы кеше катнашты.