"Агачлар һәм куаклар турында сөйләшәбез".
Ю.Тәкермән авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Табигать дуслары" дигән китап укучылар клубы эшли, 29 январь көнне клубның чираттагы утырышы 4 сыйныф укучылары белән узды. Темасы "Агачлар һәм куаклар турында сөйләшәбез".
Укучылар куакларның агачлардан нәрсә белән аерылуын, агачларга нинди үсемлекләр кергәнен өйрәнделәр, табышмакларга җавап таптылар һәм үзләренә ошаган агачларны ясадылар. Агач һәм куакларның файдасы турында сөйләштеләр.