Музыкаль кичә
11 нче январь көнне Хужәмәт китапханәсендә А. Гөлфинә клуб белән берлектә Г. Зәйнашеваның иҗатына багышланган әдәби музыкаль кичә уздырды. Кичә Г. Зәйнашеваның шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Кичәдә катнашучылар барысыда якташыбыз Г. Зәйнашеваның шигырьләрен өйрәнеп килгәннәр иде «Ханым серләре» клубы кызлары Мәкфия, Флидә, Фәймә апа, Нәфисә апа, Гамбәрия апа, Рәйсә апалар зур бер дулкынлану, якташыбыз өчен бер горурлык хисе белән чыгышларын башкардылар. Авылыбыз шагыйрәсе Г. Исламова, шагыйрәгә багышланган шигырьләрен укып утте. Бик матур җырлар җырланды Кәусәрия апа, Әлфия апа, Василә апа моңлы җырлар, Наилә Валиеваның үзе гармунда уйнап җырлаган, “Яшь гомер” җыры да барыбызның күнелләргә хуш килде. Кичәбез азагында Расимә Касимовна суз алды. Анын һәм Ильсур Сайфиевичның башкаруында язучы сузләренә язылган жырлар һәм кунаклар соравы буенча “Хужәмәтем” җыры яңгырады. Кичә барыбыз бергә башкарган “Туган авылым урамы” дигән җыр белән тәмамланды. Барыбызда кәнагәть булып, тагын шундый бәйрәмнәрнең булып торуын теләп таралыштык.