"2018 нче елның беренче укучысы"
Кадрәк авыл китапханәсендә 2 январьдә "2018 нче елның беренче укучысы" акциясе үтте. Иң беренче булып китапханәгә беренче класс укучысы Гермагентова Әдилә аяк басты. Зурлар арасында Фәттахова Зөхрә беренче укучы булды. Аларга истәлекл е бүләкләр тапшырылды.