Центральная библиотека

Кызыл Китап турында беләсеңме"

21 сентябрь көнне Югары Тәкермән авыл китапханәсе 5-6 сыйныф укучылары арасында "Кызыл Китап турында беләсеңме" дигән танып-белү уены узды. Китапханәче "Кызыл Китап " белән таныштырды. Аңа кертелгән усемлекләр,хайваннарны әйтеп утте. Аннан соң укучылар 2 командага бүленеп викторина сорауларына җавап бирделәр. Жюри сыйныф җитәкчеләре Рушания Павловна, Рузилә Фәйзрахмановна нәтиҗә ясаганда дуслык җиңуен әйттеләр.