Центральная библиотека

Ханым серләре"

Хужәмәт авыл китапханәсе каршында "Ханым серләре" клубы әшләп килә. 12 сентябрь көнне узләре белән таныштырырга алар Тәкермән уз җирлегенә кунакка килделәр.Очрашуны авыл жирлеге башлыгы Алия Азгамовна ачып жибәрде. Бу очрашуны оештырган өчен китапханәче Гөлфинә Әминовага һәм клуб җитәкчесе Рәйсә апага зур рәхмәт әйтте, алдагы эшләрендә уңышлар теләде. Ханымнар үз серләре белән уртаклаштылар, шигырьләрен укыдылар. Очрашу бөек Тукаебызның "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Катнашучылар кичәдән бик кәнагать калдылар, алга таба да иҗади дуслыкны дәвам итәргә килештеләр.