"Мәңге хәтердә"
#Новомелькенскаясельскаябиблиотека
#ГодПедагогаиНаставникавРоссии
#ГодНациональныхКультуриТрадицийвТатарстане
#НашиГерои#Победа2023 #78лет_ВОВ
#патриотлык #Җиңү көне#Безбергә
6 май көнне Яңа Мәлкән авылында һәйкәл янында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган "Мәңге хәтердә" исеме белән митинг узды. Котлау сүзләре белән районыбыздан килгән Сибгатуллина Фирдания Галимзяновна, авыл җирлеге башлыгы Нәҗметдинов З.И. чыгыш ясадылар.
Һәйкәл янына чәчәкләр һәм веноклар куелды.Митингта катнашучылар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.Яңа Мәлкән авылы башлангыч мәктәбендә 2 генә укучы булса да, укытучылары Рәзилә Миннегалиевна белән мәдәният йорты каршында 9нчы майга багышланган тантаналы чарада өр-яңа программа белән чыгыш ясадылар.
Митингка кадәр Яңа Мәлкән авыл җирлегенә кергән Дусайкичү һәм Иске Мәлкән авылларында булып, венок салдык һәм һәлак булучыларны 1минут тынлык белән искә алдык.