Очрашу
#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#ГоднациональныхкультуритрадицийвТатарстане
#9мая#ДеньПобеды
#Аюскаясельскаябиблиотека
6 май көнне Аю авыл китапханәсе " Миләшкәй" балалар бакчасы белән берлектә, кечкенә сабый чаклары Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән авылдашларыбызның өйләренә очрашуга барып, бәйрәм белән тәбрикләдек.
Нәсиха апа Галиева әтисе сыгышка киткәндә 3 яшьлек бала булып кала һәм башка күрә дә алмый, әтисе сугыш кырында һәлак була.
Шулай ук Рәзимә апа Исмагиловага 3 яшь, Рөстәм абый Фарраховка 6 яшь, Әмирҗан абый Насыровка 14 яшь, Сәлимә апа Насыровага 10 яшь була әтиләре сугышка киткәндә.
Барлык өлкәннәребез дә илләребез тыныч, сабыйлар бәхетле балып үссеннәр диеп теләкләр теләп калдылар.
Максат: сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбызны хөрмәт белән искә алу, балаларга патриотик тәрбия бирү.