Бөек Җиңүнең 78 еллыгы
#НаратлыКичускаясельскаябиблиотека
#ГодПедагогаиНаставникавРоссии
#ГодНациональныхКультуриТрадицийвТатарстане
#НашиГерои
#Победа2023
Бүген, 6 май көнне Наратлы-Кичү авылында безнең якты киләчәгебез өчен дәһшәтле яуларда башын салган авылдашларыбыз исемлеге язылган хәтер тактасы янында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг булып узды.
Бәйрәмгә авылдашлар, сугыш чоры балалары, кайткан кунаклар җыелды.
Барлык кунакларны бәйрәм белән район советы депутаты Артур Гафуров котлады. Наратлы-Кичү җирлеге җитәкчесе Валиев Илнар Минненаил улы хәзерге вакытта хәрби операциядә булган авылдашыбызның тормыш иптәшен котлады. Китапханә,
мәдәният йорты хезмәткәрләре сугышта катнашкан авылдашлар фотографияләреннән «Стена памяти» стенды ясады. Бу стендны ясауда барлык авылдашлар катнашты. Авылыбыз үзешчәннәре катнашында оештырылган концерт һәркемнең күңеленә хуш килде.
Һәрберебез бары бер теләктә калабыз: илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!
Катнашты : 27 олы кеше.