"Вместе мы - сила!“
#Россиядәукытучыһәмостазелы
#Татарстандамиллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы
#ҖиңүЯзы2023
#Бикбауавылыкитапханәсе
5 май көнне, Бикбау авылы китапханәсе каршындагы Әфганчылар музеенда, “Тургай" социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр: Абдуллин Р.Н., Усманова Э.Ф. белән берлектә "Вместе мы - сила!“ исеме астында патриотик тәрбия сәгате уздырылды. Укучыларны Рәхим абыйлары төрле музей экспонатлары белән тирәнтен таныштырды. Бөек Ватан сугышының тарихи вакыйгалары, аның геройлары, шулай ук Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар турында сөйләде.Әфган сугышы ветераны Абдуллин Рәхим Насыйп улы укучыларны үз Ватанының лаеклы сакчылары булырга чакырды. Бөек Җиңүгә багышланган презентация крсәтелде.
Безнең бурыч: яшьләргә патриотик тәрбия бирү , Ватанга тугрылык хисләре тәрбияләү.
Катнашты: 8 укучы бала, 2 зур кеше.