Халыкара Театр көне
#Россиядәукытучыһәмостазелы
#Татарстандамиллимәдәниятләрһәмгореф-гадәтләрелы
#Халыкаратеатркөне
#Әтрәклеавылкитапханәсе
27 нче март - Халыкара Театр көне. Театр - ул тормыш көзгесе, шуңа күрә, бик күпләр театр сәнгатен ярата, кызыксына. Ә менә шул театрны сәхнәгә әзерләп чыгару - үзе бер олы тамаша. Тамашачылар яратып кабул итәрлек чыгыш әзерләү өчен, барлык катнашучылардан да күпме вакыт, осталык һәм хезмәт сорала. Менә шушы зур сынауларны үтеп, авылыбызның "Таң" исемле театр коллективы иң элек үзебезнең авылыбызда, аннары күршеләребез Татар Мөшегесе, ераккарак китеп Тауасты Байлар, һәм инде күрше Мөслим районы Симәк авылында Мәҗит Шамхаловның "Кайнана" комедиясен сәхнәләштереп күрсәтте. Тормышта була торган кайнана - килен арасындагы проблемаларны күтәргән бу комедияне тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Һәр артистыбыз үз ролен, автор язган текстка күңел җылысын да, үз төсмерләрен дә салып башкарды.