Центральная библиотека

Бөтендөнья шигърият көне

#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#ГоднациональныхукультуритрадицийвТатарстане
#КузембетьевскийСДК
21 март- Бөтендөнья шигърият көне.,,
Хуҗәмәт авыл китапханәсе клуб белән берлектә, "Ханым серләре" клубы кызлары белән,, Шигъри тәлгәшләр" дигән әдәби музыкаль кичә үткәрдек. Кунакка авылдашыбыз, шагыйрә Гүзәлия Исламованы махсус чакырган идек, аның иҗат юлы белән якыннанрак таныштык. Шигырьләрен тыңладык.
Әлеге чарада якташ шагыйрьләребезнең дә шигырьләре укылды. Шигырь жанрына битараф булмаган авылдашларыбыз җыелган иде кичәгә. Яңгыраган шигырьләрнең һәрберсенең үз төсе, үз моңы, үз матурлыгы. Бүгенге чарабыз һәрберебезнең күңелендә матур бер истәлек булып калыр дип уйлыйбыз.
Ураза ае буларак, кичәбез соңында ифтар ашы үткәрдек.
Катнашты: 16 кеше
Сегодня, 24 марта, Кузембетьевская сельская библиотека совместно с клубом провела мероприятие ко Всемирному дню поэзии «Шигьри тәлгәшләр».
Участвовали: 16 человек