Центральная библиотека

"Нәрүзбикә-Яз кызы"

#Россиядәукытучыһәмостазелы
#Татарстандамиллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы
#Тулбайавылыкитапханәсе
#Нәүрүз2023
"Нәрүзбикә-Яз кызы"
Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә.
Тулбай авылы клубында,клуб мөдире белән берлектә "Нәүрүзбикә-Яз кызы" дигән бәйрәм оештырдык.Нәүрүзбикәне каршы алдык.Бәйрәмдә төрле уеннар уйнадык,ярышлар оештырдык.Өлкәннәребез үзләренең яшьлек елларында җырлаган җырларын башкардылар.Бәйрәмебезнең тәмле боткасыннан,чәй тәмнәреннән авыз иттек.