Центральная библиотека

"Язмышлар языладыр күкләрдә"

#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#ГоднациональныхкультуритрадицийвРеспубликеТатарстан
#ТатМушугинскаясельскаябиблиотека
20 нче март көнне Мәдәни мирас йортында "Язмышлар языладыр күкләрдә" исемле мәдәни чара үтте. Чара Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ханова Зөлфирә Мәһдүм кызының иҗатына багышланды. Зөлфирә апаның тормыш юлы, мәдәният өлкәсендәге уңышлары, дини эшчәнлеге яктыртылды. "Чишмәдәй акты гомерләр" исемле җыентыгыннан мөнәҗәтләр әйтелде, шигырьләре укылды. Балалары, туганнары, дуслары, коллегалары тарафыннан матур котлаулар җиткерелде. Чараны Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Фәхретдинова Роза Котдус кызы оештырды. Зөлфирә апага киләчәктә саулык-сәламәтлек, озын гомер, иҗади уңышлар телибез.