"Нәүрүз - язгы бәйрәм"
#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#Россиядәукытучыһәмостазелы
#ГоднациональныхкультуритрадицийвРеспубликеТатарстан
#Татарстанреспубликасындамиллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы
#Деуковскаясельскаябиблиотека
#Дәвекавылкитапханәсе
"Нәүрүз - язгы бәйрәм".
Нәүрүз язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер - берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы Нәүрүзбикә. Халкыбызның йолаларын, гореф- гадәтләрен балаларга өйрәтү максатыннан "Нәүрүз - язгы бәйрәм" дип исемләнгән бәйрәм уздырдык. Төрле күңелле уеннар уйнадык. Бәйрәмдә 13 бала, 6 олы кеше катнашты.