Центральная библиотека

"Ибраһим Нуруллинның тууына 100 ел"

#Россиядәукытучыһәмостазелы
#Татарстандамиллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы
#ТатМөшегеавылкитапханәсе
"Ибраһим Нуруллинның тууына 100 ел"
Язучы,әдәбият белгече,галим Ибраһим Нуруллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан Тат.Мөшеге авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе куелды. Әдипнең тормышы һәм иҗаты белән китап укучылар күргәзмә аша таныштылар. Ибраһим Нуруллин иң тирән һәм җитди фикерләрне дә гади, аңлаешлы итеп бирә белә. Әдәбият белеме һәм тәнкыйте өлкәсендә актив эшләве белән бергә, әдәби әсәрләр язуга да игътибарын көчәйтә, балалар өчен күп кенә хикәяләр иҗат итә, юмор - сатира һәм драматургия жанрында да көчен сынап карый. "Габдулла Тукай" исемле китабы өчен Ибраһим Нуруллиннга 1982 нче елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.