"Нәүрүз килә, ишек ач!“
"Нәүрүзбәйрәме"
#Бикбуловскаясельскаябиблиотека
#ГодПедагогаиНаставникавРоссии
#ГодНациональныхКультуриТрадицийвТатарстане
Нәүрүз - татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул - дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала.
Бикбау авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты берлектә "Нәүрүз килә, ишек ач!“ исеме астында бәйрәм уздырдылар. Нәүрүзбикә каршы алынды. Алар Кыш бабай белән тылсымлы таякны бик озак тартышты.Соңыннан Кыш бабай үзенең изге теләкләрен теләп, юлга кузгалды. Шулай ук бәйрәмебездә көн белән төн дә катнашты. Алар бик матур теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмебез дә төрле кызыклы уеннар уйналды, шигырьләр сөйләнде. Бәйрәмебез чәй табыны артында, кайнар комаклар белән чәй эчеп тәмамланды.