Центральная библиотека

"Шигъри тәлгәшләр"

#Россиядәукытучыһәмостазелы
#Татарстандамиллимәдәниятләрһәмгореф-гадәтләрелы
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Татар әдәбиятында бик халыкчан итеп, күңел кичерешләренең табигать мизгелләренә тыгыз бәйләнүен матур итеп шигырь юлларына салучы Клара Булатова иҗаты аерым бер урын алып тора.
Шушы яктан, шушы туфрактан без,
Китә калсак үзгә бер якка;
Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,
Өянкеләр елап озата.
Бу шигырь юлларын күпләребез көйләп йөрибез. Укытучы гаиләсендә туган Клара үзе дә, кырык елдан артык гомерен балалар укытуга багышлаган кеше. Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Клара Булатова үзен туган җиребезне, илебезне, шатлык - кайгылары белән тормышны яратучы, кешенең яшәү мәгънәсе турында уйланучы һәм борчылучы лирик шагыйрә итеп танытты.
Китапханәдә "Шигъри тәлгәшләр" исемле китап күргәзмәсендә Клара Булатова, шагыйрь Әхмәт Рәшит иҗаты яктыртыла. Укучылар белән Клара Булатованың шигырьләрен укыдык.