Центральная библиотека

"Якутлар табыладыр вакыт белән"

#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#Россиядәукытучыһәмостазелы
#ГоднациональныхкультуритрадицийвРеспубликеТатарстан
#Татарстанреспубликасындамиллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы
#Деуковскаясельскаябиблиотека
#Дәвекавылкитапханәсе
20 гасыр татар әдәбиятының күренекле вәкиле, шагыйрь, прозаик, драматург, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм публицист Әхмәт Фәйзи Уфа шәһәрендә вак һөнәрче гаиләсендә дөньяга килә. Әхмәт әүвәл мәдрәсәдә укый, аннары Уфадагы рус - татар мәктәбендә белем ала. Әдәби иҗатын 1916 елда Г. Тукай, М. Гафури поэзиясе тәэсирендә шигырьләр язудан башлаган Ә. Фәйзи сугышка кадәрге чорда ук үзен матур әдәбиятның төрле жанрларында актив эшләүче күпкырлы талант иясе итеп таныта. Китапханәдә "Якутлар табыладыр вакыт белән" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Язучының "Кечкенә Апуш" исемле романы турында фикер алыштык. Иҗаты белән таныштык.