"Тормыш чәчәкләре сез, хөрмәтле хатын-кызлар! "
#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#ГоднациональныхкультуритрадицийвТатарстане
#НаратлыКичускаясельскаябиблиотека
7 март көнне Наратлы-Кичү авыл китапханәсе Исангол авылы клубы белән берлектә "Тормыш чәчәкләре сез, хөрмәтле хатын-кызлар! " дигән исем астында әдәби- музыкаль кичә үткәрде. Кичәнең башында китапханәче Гарифуллина З. Р. бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, укучы балалар әниләрен һәм әбиләрен шигъри юллар белән котладылар. Исангол клубы җитәкчесе Вагизова А. М. төрле кызыклы уеннар оештырды. Шулай ук концерт номерлары, ир-атларыбыз исеменнән үзенең моңлы җыры белән Гиниятуллин Флүс абый бәйрәмне бизәде. Кичәнең азагында бергәләп әниләргә багышланган җырлар җырладык, яшьлектәге сигезле биюен биедек. Бәйрәм күңелле үтте. 13 олы кеше, 5 мәктәп баласы катнашты.