"Халкыбызның рухи хәзинәләре"
#Россиядәукытучыһәмостазелы
#Татарстандамиллимәдәниятләрһәмгореф-гадәтләрелы
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Милли гореф - гадәтләр елы кысаларында, китапханәдә "Халкыбызның рухи хәзинәләре" исемле чара үткәрелде. Укучыларыбызга даими яңартылып торучы шул исемдәге китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Безнең яшәешебездә ислам дине йолалары бик зур урын алып тора. 6 март киченнән Бәрәәт кичәсе башлана. Шул уңайдан, авылыбыз абыстае Роза апа, һәм аның бертуганы Римма апа (Иске Айман авылы абыстае) белән очрашу үткәрелде. Алар бик үтемле итеп, Бәрәәт кичәсе, якынлашып килүче Рамазан ае турында вәгазьләр, Корьән аятьләре укыдылар. Авылыбыз зиратында ятучы барлык әрвахлар рухына, бүгенге көндә Украина җирендә баручы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы авылдашларыбыз һәм аларның гаиләренә аерып догалар кылынды. Электән мәчетебез урынында утыручы Мәдәният йортында кылган барлык догалар, теләгән изге теләкләр кабул булсын дип телибез. Чарабызда катнашучы кунакларыбыз барысы да күп күчтәнәчләр һәм матур теләкләр белән килделәр. Мәҗлесебез мул сыйлы табын артында дәвам итте. Чараның кунаклары бик актив китап укучыларыбыз да әле. Бик күңелле итеп, укылган китаплар турында фикер алышулар булды. Китапханәдән һәркем үзенә ошаган китапларын, газета -журналларын алып таралышты. Бер - беребезгә ихтирамлы, хөрмәтле булып яшәргә язсын.