"Юл йөрү кагыйдәләре"
#годпедагогаинаставникавПоссии
#годнациональных культуритрадицийвреспубликеТатарстан
#ТатМушугинскаясельскаябиблиотека
3 нче март көнне К.А.Смирнова исемендәге Тат.Мөшеге урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән "Юл йөрү кагыйдәләре" исемле чара үтте. Әлеге чара юл билгеләрен, юл аша чыгу кагыйдәләрен ныгыту, тирә-юньгә игьтибарлылык тәрбияләү максатыннан чыгып уздырылды .Укучылар викторина форматында үткән чарада табышмакларга җавап бирделәр, юл йөрү кагыйдәләрен атадылар, күргәзмә белән таныштылар. Катнашты 11 бала.