"Туган ягым-яшел бишек"
#Россиядәукытучыһәмостазелы
#ТатарстанРеспубликасындамиллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләреелы
#ИскеАлександровкаавылкитапханәсе
3 март – Язучылар көне. Язучылар сүзен әйтү белән күз алдына үзләренең мавыктыргыч, тормышчан әсәрләре белән тарих битләрендә бәяләп бетергесез эз калдырган якташларыбыз килеп баса.
Шул уңайдан Иске Александровка авыл китапханәсендә "Туган ягым-яшел бишек" дигән баш астында якташ язучыларыбыз китапларыннан китап күргәзмәсе эшләде, язучыларның китаплары белән таныштырылды.