”Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”
#ГодПедагогаиНаставникавРоссии
#ГодНациональныхКультуриТрадицийвТатарстане
#Подгорнобайларскаясельскаябиблиотека
Тамырлар.. Кеше үз тамырларын белергә тиеш.”Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”,-дип язган үз вакытында шагыйрь Ш.Мәрҗәни.Чынлап та, тарих төпкеленә төшеп , шәҗәрәңне барлау ата - бабалардан калган изге аманат ул. Һәр кешегә үз шәҗәрәсен, туган авылының, төбәгенең тарихын белү таләбе борынгы әби-бабаларыбыздан ук килгән. Шул уңайдан без бүген Тауасты Байлар авыл китапханәсендә "Буыннар тарихы-авылым язмышы", дигән шәҗәрә бәйрәме үткәрдек. Шәҗәрәне Шарипова Мәбрүрә апа белән Мәсрүрә апа шундый текем, җиренә җиткереп эшләп китапханәгә тапшырдылар. Аларга чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Бәйрәмебез Тауасты Байлар авылын төзү өчен урын сайлау күренеше белән башланып китте. Мәбрүрә апа белән Мәсрүрә апа үзләренең шәҗәрәләре һәм үзләре турында язылган китап белән таныштырып киттеләр. Шулай ук тамырлары бик тирәнгә киткән Туктагол белән Сагындык нәселләренең яшәү рәвеше белән таныштык . Авылыбыз шагыйре Фәрит абый белән бик матур шигырьләр иҗат итүче Вера апа үзләренең бик тә эчтәлекле шигырьләрен укыдылар. "Ядкәрь" фольклор коллективы белән гармунчылар ансамбле үзләренең матур җырлары белән бәйрәмебезгә ямь өстәделәр. Авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Сәлимовна шәҗәрә язучыларыбызга мактау кәгазьләре тапшырып, үзенең матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәмебез
бик күңелле булды һәм чәй өстәле янында тәмамланды.